«Кояш патшалыгында, космик дәүләттә»: мәгълүмат сәгате (6+)
12 апрель көнне Россия Авиация һәм космонавтика көнен – кешенең беренче тапкыр космоска очуына багышланган истәлекле датаны билгеләп үтә. Бу үзенчәлекле көн – фәннең алга киткән көне һәм космик өлкәдә хезмәт куючыларның бәйрме. Балалар космонавтика үсеше тарихы белән танышты, Галәм, космик тәнчекләр һәм күренешләр турында үз белемнәрен киңәйтте. Балалар бик теләп космоска беренче очыш ясаучы Юрий Гагарин турында сөйләгәнне тыңлады, ул аның очышында турында кинохроника күрсәтү белән үрелеп барды. Мәгълүмат сәгате дәвамында укучылар «Космос дөньясы» дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән космос турында китаплар белән танышты. Чара барышында беренче сыйныфлылар космонавтның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген ачыклады, алар кыю, сәламәт, җитез һәм кыю булып үсәргә тырышырга сүз бирде. |